Об утверждении отчета о работе органов местного самоуправления Староюрашского сельского поселения Елабужского муниципального района Республики Татарстан за 2017 год

119.5 Кб
скачать

102 от 17.01.2018

СОВЕТ СТАРОЮРАШСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ЕЛАБУЖСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО

РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛАБУГА 

МУНИЦИПАЛЬ

РАЙОНЫ ИСКЕ ЮРАШ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ  СОВЕТЫ

 

    РЕШЕНИЕ                               с.Старый Юраш                               КАРАР

 

№ 102                                                                                 «17» января 2018 г.

 

 

Об утверждении отчета о работе органов местного самоуправления  Староюрашского сельского поселения Елабужского муниципального района Республики Татарстан за 2017 год

 

 

Заслушав выступление главы Староюрашского сельского поселения Юнусова Рената Габдулбаровича о проделанной работе Совета и Исполнительного комитета  Староюрашского сельского поселения, депутатов сельского поселения за 2017 год, Совет Староюрашского сельского поселения

 

РЕШИЛ:

  1. Отчет главы Староюрашского сельского поселения принять к сведению.
  2. Информацию участкового уполномоченного Отдела Министерства внутренних дел России по Елабужскому району о законности и правопорядке на  территории Староюрашского сельского поселения за 2017 год принять к сведению.
  3. Работу органов местного самоуправления Староюрашского сельского поселения  признать удовлетворительной (доклад прилагается).
  4. Контроль за исполнением настоящего решения оставляю за собой.

 

 

Председатель                                                                             Р.Г. Юнусов

 

 

 

 

 

 

Хөрмәтле Зульфия Хафизовна!

Хөрмәтле  депутатлар, авылдашлар, килгән кунаклар!

 

Слайд№1,2

 Иске Юраш авыл жирлеге үз эшен Устав кагыйдәләре буенча башкара. Авыл жирлегендә 7 депутат сайланган. Авыл жирлеге башкарма комитетынын бурычы - халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү һәм көнкүрешен яхшырту. Без халыкка ярдәм итәргә, кешеләрне кызыксындырган сорауларга аңлатма бирергә, муниципаль хезмәт күрсәтергә: әйтик, салым салу, хосусыйлаштыру, паспорт- виза хезмәтен оештыру, гражданлык хәле актларын теркәү, хуҗалык кенәгәсеннән төшерү, төрле белешмәләр бирү кебек һәм башка төрле ярдәмнәр күрсәтәбез.

 

Слайд №3

Гражданлык хәле актларын теркәү –9, шуның 3се – туу, 6сы – үлү очрагы.

Барлыгы 243 белешмә бирелде.

Тору урыныннан исәптән төшерү – 23.

Теркәү очрагы - 17 .

Җирлек башлыгы тарафыннан шәхси сораулар буенча гражданнар даими рәвештә кабул ителә. Аларның гозерләрен депутатлар белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл итәргә тырышабыз. Сораулар күбесенчә коммуналь  хезмәтләргә кагылышлы.

2017 ел эчендә 26 утырыш булды. Аларда 44 сорау каралды: болар - Уставка үзгәрешләр кертү, 2018 елның бюджеты, гражданнарның  үзара салымы мәсьәләләре буенча җирле референдум уздыру тәртибе һәм башкалар каралды.

5 халык җыены үткәрелде, бу җыеннарда янгын куркынычсызлыгы, малларны көтүгә чыгару, су белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

 

Слайд№4

Иске Юраш авыл җирлеге бу төбәктә иң борынгы авыллардан булган Иске Юраш һәм Сосновый Юраш авылларын берләштерә. Бу авылларда барлыгы 588 кеше яши. Биредә татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап буыннардан буыннарга илтүче тырыш, хезмәт сөючән халык яши.

Иске Юраш авыл җирлеге 260 га җир били, шуларның 217 га Иске Юраш авылы, 43 га   Сосновый Юраш биләмәләре. Халык тыгызлыгы буенча авыл җирлегендә 1 кешегә 40 сотый җир туры килә.

Авыл җирлегендә барлыгы 221 йорт һәм аларның һәрберсенең  шәхси хуҗалыгы бар.

 

Слайд №5

Узган елда башкарылган төп эшләребездән:

  • Иске Юраштан Сосновый Юраш авылына кадәр авыл эчендә газ челтәре сузылды. Ул  барлыгы 5 километр тәшкил итә.  
  • “Үз-үзеңә салым салу”дан барлыгы 73 мең 200 сум җыелган иде, Республика бюджетыннан 292  мең 800 сум финанс бирелде. Бу акчага аукцион үткәрелде һәм  400 метр юл, вак таш  җәеп төзәтелде .

-Иске Юраш авылының Тукай урамында 10 энергияне аз ала торган светодиод лампа урнаштырылды 

Слайд №6

  • Сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия өләшенде (бер сыерга – 3 мең, кәҗәгә – 1 мең сум исәбеннән) Шулай итеп, барлыгы авыл жирлегендә 488 мең сум субсидия өләшенде.

Бу эшләр барысы да Республика программасы белән эшләнде.

 

Слайд №7

Авыл  җирлеге һәм район  бюджетыннан эшләнгән эшләребез:

  • Иске Юраш авылындагы күперне төзәтү өчен район бюджетыннан 1 миллион 800 мең сумлык финанс бүленеп бирелде һәм бу эшләр башкарылып чыгылды. Күперне төзәтүдә  булышкан өчен,  Иске Юраш авыл җирлегендә яшәүче барлык халык исеменнән, Геннадий Егоровичка һәм дә барлык житәкчеләргә аерым рәхмәтебезне белдерәсем килә.

Авылыбызда жыела торган налогларыбыз барлыгы 570 мең сум, район булышмаса, без бу эшне башкарып чыга алмас идек.      

 

Слайд №8, №9, №10

- 40 меңгә корыган агачлар кистерелде.

 - 46 меңгә су насосы алыштырылды.

  • Сосновый Юраш авылы янында зират урыны өлешчә койма белән әйләндерелде. Моңа барлыгы 81 мең сум акча тотылды.

-Авыл жирлегендә урнашкан барлык зиратларга межевание үткәрелде. Моңа 50 мең сум акча тотылды.

-Ел дәвамында авылыбызны яктыртып торган урам утларына да авыл  җирлеге   бюджетыннан  285 мең сум акча түләнде.

-Балалар бакчасында  видеокамералар һәм балалар уен майдачыгы урнаштырылды. Бу эшләр район җитәкчелеге ярдәме белән  башкарылд

        

Барлык эшләнгән эшләргә ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Көнкүрешнең каты калдыкларын, чүп-чарны чыгару белән “Мехуборка” оешмасы шөгыльләнә. Авылда барлыгы 16 контейнер урнаштырылган. Бер ел эчендә 829,5 кубометр чүп чыгарылды.

Су белән тәэмин итү буенча ТИС (технологические инженерные сети) оешмасы шөгыльләнә.

 

Слайд №11

Юлларны кыш көне кардан арындыруга ябык җаваплылыгы чикләнгән “Яңа Юраш” агрофирмасы белән килешү төзелгән. Бу эш вакытында тормышка ашырыла.

Үзара салым идеясе. Авыл проблемаларын хәл итүнең әлеге формасы күп тапкырлар сыналган, шул исәптән безнең авыл җирлегендә дә 2017 елның  нояберендә   гражданнарның  үзара салымы мәсьәләләре буенча 2018 ел өчен җирле референдум уздырылды. Референдум карары буенча сайлау яшендәге һәр кеше 200 сум, льготалысы 100  сум күләмендә акча тапшырырга тиеш. Әлеге салым акчалары халыктан җыелган 1 сумга Респуликадан өстәлеп 4 сум  нисбәтендә финанслана. Бу акча 2018 елда  зират коймаларын өлешчә тотуга каралган.             

 

Слайд № 12,13,14,15

2017 елга бюджетның  керем өлеше план буенча 2388,6 мең сум каралган булса, аның үтәлеше – 2467,8 мең сум , ягъни бу  - 103,3% дигән сүз.

 

 

(мең сумнарда)

(мең сумнарда)

үтәлеш

 

Керем һәм чыгымнар исеме

2017 елга план

2017 елда үтәлеш

%

 
 

Физик затлар кеременә салым

117,7

169,0

143,6

 

Физик затлар милкенә салым

37,0

40,4

109,2

 

Җир салымы

304,3

325,4

106,9

 

Бердәм авыл хуҗалыгы салымы

22,0

23,0

104,5

 

Хөкүмәт салымы

9,0

11,4

126,7

 

САЛЫМ КЕРЕМНӘРЕ ЙОМГАГЫ

490,0

569,2

116,2

 

Уз узенӘ салым салу

73,2

73,2

100,0

 

САЛЫМ ҺӘМ САЛЫМ БУЛМАГАН КЕРЕМНӘР  ЙОМГАГЫ

563,2

642,4

114,1

 

Бушлай килгән, түләү таләп итми торган керемнәр, шул исәптән барысы

1825,4

1825,4

100,0

 

Бюджет тәэмин итүен тигезләүгә җирлек бюджетына ярдәмнәр

1072,6

1072,6

100,0

 

Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә җирлек бюджетын субвенцияләү

3,1

3,1

100,0

 

Хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә башлангыч хәрби учетны тормышка ашыруга җирлек бюджетын  субвенцияләү

75,4

75,4

100,0

 

Башка дәрәҗәдәге хакимият органнары тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә килеп туган өстәмә чыгымнарны кайтару өчен җирлек бюджетына тапшырылучы бюджет  ара трансфертлар

674,3

674,3

100,0

 

БАРЛЫК КЕРЕМНӘР

2 388,6

2 467,8

103,3

 

 

Бюджетның  чыгым  өлеше план буенча 2 457,4 мең сум каралган, үтәлеше 2 450,5 мең сум  тәшкил итә ,  ягъни  ул 99,7% гамәлгә ашырылган дигән сүз.

ЧЫГЫМНАР

 

Бүлекләр

 

 

 

 

Гомумдәүләт мәсьәләләре

1222,7

1216,2

99,5

 

Милли оборона (Хәрби учет)

75,4

75,4

100,0

 

Милли экономика

627,2

627,1

100,0

 

Юл хуҗалыгы

564,2

564,1

100,0

 

Милли экономикада башка сораулар

63,0

63,0

100,0

 

Торак-коммуналь хуҗалыгы,  шул исәптән:

532,1

531,8

99,9

 

Коммуналь хуҗалык

72,0

72,0

100,0

 

Төзекләндерү, шул исәптән:

460,1

459,8

99,9

 

- Урамнарны яктыру һәм урамнарны яктыртуга техник хезмәт күрсәтү

285,1

284,8

99,9

 

Яшеллэндеру

50,0

50,0

100,0

 

- Зиратларны тәртиптә тоту

80,7

80,7

100,0

 

- Төзекләндерү буенча башка чаралар

44,3

44,3

100,0

 

БАРЛЫК ЧЫГЫМ

2 457,4

2 450,5

99,7

 

Бюджет кытлыгы (-), профицит(+)

-68,8

17,3

 

 

 

Иске Юраш авыл җирлегендә төрле оешмалар эшчәнлеге.

Слайд №16

Иске Юраш авыл җирлегендә ябык акционерлык җәмгыяте “Яңа Юраш” агрофирмасы, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, почта һәм Россия саклык банк бүлекчеләре, телефон станциясе, 1 райпо һәм 1 шәхси магазин эшли.

Дин юлына басканнарга, гарәпчә укырга теләге булган  кешеләргә мәчет ишекләре ачык.

2017 елда авылдагы һәр оешма үз вазыйфасын канәгатьләнерлек башкарды. Алар эшчәлегенә беркадәр күзәтү ясап үтик.

 

Ябык акционерлык җәмгыяте “Яңа Юраш” агрофирмасы.

Слайд№17, №18

Ябык акционерлык җәмгыяте “Яңа Юраш” агрофирмасы-Иске Юраш авыл җирлегендә халыкны эш белән тәэмин итүче төп хуҗалык булып тора. Хуҗалыкны Иске Юраш авыл җирлеге  Советы депутаты Сабирҗанов Х.Н. җитәкли. Агрофирма игенчелек һәм терлекчелек, төгәлрәк әйтсәк, эре мөзезле терлек, савым сыерлар-сөтчелек юнәлеше белән шөгылләнә.

 

Слайд №19

Агрофирма барлыгы  4365 га  җирдә ашлык чәчеп үстерә.  Хуҗалыкта 1998 баш  эре терлек, 700 савым сыеры бар. Ел саен терлек фермаларына төзәтү эшләре үткәрелә. Илмәт авылында барлык уңайлыклары булган  яңа ферма төзелде. Җитештерүне отышлы оештыру максатыннан,  бай техник база булдырылган. Агрофирмада техника паркы яңа техникалар белән тулыланып тора. Быел да ашлык суктыру комбайны, сенаж әзерләү һәм печән чабу комбайны,  трактор,  күп санда төрле авыл хуҗалыгы тагылма техникасы кайтартылды. Агрофирмада кайбер авырлыклар булса да, ул үз позициясен саклап  алга бара.

 

Слайд №20

2017 ел һава шартлары  уңай килде. 15714 тонна ашлык җитештерелде, һәр гектардан 36,0 ц уңыш алынды. Кышлау өчен малларга  азык артыгы белән әзерләнде.    Бер елга барлыгы 36 135 центнер  сөт савылды, 2630 центнер  ит җитештерелде.

 

Слайд №21

Иске Юраш авыл җирлегенең бүгенгесе һәм киләчәге, тамырдан шушы агрофирма хуҗалыгына бәйле.

1.Биредә агрофирмада 113 кеше эшли. Агрофирмада уртача хезмәт хакы 2017елда 17 582 сум тәшкил итте.

  1. Авыл халкы агрофирма җитештергән ашлык, салам, печән белән тулаем рәвештә тәэмин ителә
  2. Һәр кышта агрофирма урамнарны кардан чистартуны үз өстенә ала, аның белән килешү төзелә.
  3. Авылда чүплекләрне җыештырып торучы, юл кырларын чаптыру, авыл малларын чыгару юлларын карап тору, зиратларны төзәтү эшләренә техника бирү, су аркылы чыгу юлларын ясау - болар барысы да агрофирма булышлыгы белән эшләнде.
  4. Авылда ел әйләнәсендә нинди генә чара уздырылса да, агрофирма төп чыгымнарны һәрчак үз өстенә ала.
  5. Халыкның пай җирләре агрофирмада арендада. Кайберләрен пайчылар үзләре эшкәртә.

 

Слайд №22, №23, №24

Авыл җирлегендә мал асрау буенча берничә сүз әйтеп китәм:

2018 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлек саны – 378 баш, шуның 158се - сыер, 294 сарык, 16 ат исәпләнә.  Шәхси хужалыкларда уңышлы продукция  житештерү  буенча уздырылган Республика конкурсында катнашып, Ахметов Фарит Мансур улы, Республика җитәкчелеге тарафыннан Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. Алдагы елларда да мондый конкурста шәхси хужалыкларында  мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттырган хуҗалыклар катнаша ала.

       Халыктан сөт җыю ел  әйләнәсендә   оештырылган,  аны Хафизов Илдар Мулланур улы тормышка ашыра һәм җыелган сөт  “Алабуга сөте”  комбинатына тапшырыла.  Безнең авыл җирлегендә   үз җирләрен рәсмиләштереп эшләүчеләргә крестьян фермер хуҗалыклары ачарга киңәш итәр идем. Бу - төрле льготалы программаларда  катнашырга мөмкинлек бирә.

 

Слайд №25

Иске Юраш урта мәктәбе.

Мәктәптә Иске Юраш һәм Илмәт авылларыннан барлыгы 64 бала белем ала.

Алар белән  17 укытучы, 1 тәрбияче, 2 өстәмә белем бирүче педагог, техник һәм башка төр хезмәткәрләр коллективы эшли.

 

Слайд №26, №27

Әлеге коллективны  Иске Юраш авыл җирлегеннән район Советы депутаты Гиззатуллин Илсур Леннур улы җитәкли.

Коллектив абруйлы. Укучыларның белем күрсәткечләре дә яхшы: экзаменнарны уңышлы гына тапшыралар; фән олимпиадаларында, төрле ярыш-конкурсларда катнашып алдынгы урыннарны алып киләләр.  Республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда: технология,  татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән  ике ел рәттән призлы урыннар алдылар. Болар: Хусаинов Булат, Галиева Айсылу,   Хабибуллин Ленар, Шарипова Алинә. Шарипова Алинә, Халыкара олимпиадада да катнашып, призлы урынга лаек булды. Бик зур рәхмәт аларга.

 

Слайд №28

Мәктәбебездә яхшы сыйфатлы белем алу өчен балаларга барлык шартлар да тудырылган. Ныклы тәртип, үзара дустанә  мөнәсәбәт, җылы атмосфера хөкем сөрә. Барлык балалар да кайнар ашау белән тәэмин ителә. Уку-укыту эшләре бөтен мөмкинлекләре булган кабинетларда үткәрелә. Фән кабинетлары заманча җиһазлар: компьютерлар, мультимедиа проекторлары, интерактив такталар белән баетылган.  80 % укытучы 1 нче һәм югары категорияле.

Мәктәптә ел саен алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинарлар үткәрелә.

Иске Юраш урта мәктәбен – оста педагоглары булган,  үзеңнең көчеңне һәм сәләтеңне кулланырга мөмкин булган гаять зур эшчәнлек мәйданы, дип әйтәсе килә.

 

Слайд №29, №30, №31

Авылыбызда спортка зур игътибар бирелә.  Мәктәп бинасы кырында урнашкан хоккей кортында системалы рәвештә ярышлар уздырылып тора. Кышкы һәм җәйге спартакиадаларда  мәктәпнең укучылар командасы һәрвакыт җиңү яулый, районда алар һәрвакыт беренче урында.

Шулай ук республика ярышларында да катнашалар.

 2017 елда уздырылган “Авыл яшьләре кышкы спартакиадасы”нда район буенча Иске Юраш авыл җирлеге командасы икенче урынны алды.

 

Слайд №32

 “Карлыгач” балалар бакчасы бөтен мөмкинлекләр тудырылган махсус бинада урнашкан. Бакча 5 көнлек, 9 сәгатьлек эш көне режимы белән эшли. Тәҗрибәле тәрбиячеләр кулында бүген 15 бала тәрбияләнә. Балалар бакчасын Галеева Миләүшә Каюм кызы җитәкли. Балалар бакчасында эш яхшы оештырылган.

 

Слайд №33,34

         Тәрбиячеләр ел буе балаларга эзлекле белем бирү, физик яктан чыныккан, сәламәт бала тәрбияләү бурычлары өстендә эшли. Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең эшен нәтиҗәле итү өчен, яңа идеяләр, белем-тәрбия бирүдә инновацион технологияләр кулланалар. Бакчада белем бирү  федераль  дәүләт  таләпләре нигезендә алып барыла. Ата-аналар һәрдаим уздырылган чараларда актив катнашалар.

 

Слайд № 35,36

Китапханә. Җитәкчесе – Ахмадишина Равилә Фоатовна.

Бүгенге көндә китапханәдә 12255 экземпляр китап исәпләнә. Китапханә заманча җиһазланган: китап сөючеләр  компьютер һәм интернеттан даими файдаланалар. Системалы рәвештә кичәләр, күргәзмәләр уздырыла. Китапханә эше югары дәрәҗәдә оештырылган, дип әйтәсе килә.

 

Слайд  №37, №38, №39, № 40

Мәдәният йорты. Мәдәният йорты үз эшен авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма коллективлары һәм авыл үзешчәннәре белән берлектә оешкан төстә алып бара. Халкыбызның милли горурлыгын, милли рухын, милли үзаңын тәрбияләүдә авыл мәдәният йортының роле зур.

Җәй көне мәдәният йорты  ишегалды чәчәкләргә күмелсә, кыш аенда кардан ясалган әкият геройлары шаккаттыра. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмнәр белән генә чикләнми, авыл җирлегендә оештырылган өмәләрдә актив катнашуы белән дә аерылып тора.

 

Слайд № 41

Фельдшер-акушерлык пункты.

2012 елдан  оптимизация программасы буенча фельдшер-акушерлык  пункты мәктәп бинасына урнашты һәм  бүгенге көндә ул Иске Юраш, Атау авыл халкына хезмәт күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пунктында тәҗрибәле, үз эшенә намус белән караучы Фахрутдинова Венера Зиннур кызы хезмәт итә. Медпунктның дарулар алу өчен лицензиясе бар. Профилактик прививкалар даими һәм вакытында ясала. Авыл статистикасы күрсәткәнчә, көнгә уртача 9-10 кеше медицина ярдәме алып бара. Шикле гаиләләрнең учеты булдырылган, алар даими медицина күзәтүе астында. 21 яшьтән башлап авыл кешеләренә диспансиризация үткәрелә. Ашыгыч ярдәм машинасы, чакыртканда, вакытында килә.                         

 

Слайд № 42, №43, №44, №45, №46

Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең hәм авыл җирлеге исеменнән    депутатыбыз - “Яңа Юраш” агрофирмасы җитәкчесе Хәлил Нуретдинович  Сабирзяновка, 

 Яңа ел,  Сабантуй, 9 май бәйрәме, Өлкәннәр көненә багышланган кичәләрнең төп спонсоры булганы өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Авылда нинди генә проблемалар чыкса да, нинди сорау белән генә килсәң дә беркайчан кире бормый, һәрвакыт мәсьәләне уңай хәл итә. Авыл җирлегенең ут сүндерү машинасы да Агрофирма карамагында тора.                                           

 

Слайд №47, №48

Депутатларыбыз Гиззатуллин Илсур Ленур улына, Фазлиахметова Наилә Мулләхмәт кызына, Ахмадишина Равилә Фоат кызына,Хафизова Гулчачак Габденур кызына күпкырлы ярдәмегез һәм  безнең җирлек территориясендә чаралар оештыруда катнашуыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Атау(Сосновый Юраш) авылында соңгы елларда бик матур күренеш -“Авыл көне” бәйрәме  үткәрелә. Бу бәйрәмне оештыручыларга  зур рәхмәт.

 

Слайд №49

Һәр елны май һәм октябрьның беренче ялларында авыл  җирлегендә өмәләр үткәрәбез. Мәңгелек йортыбыз – зиратларыбызны - чистартуда башлап йөрүче, hәрдаим кайгыртып торучы Салимов Сәхәбетдин, Назипов Родин абыйларга, Сираев Рафил Гариф улына, имамыбыз Юнусов Рафил Рафаил улына, һәм дә авылларыбызда үткәрелә торган өмәләрдә катнашкан авылдашларга рәхмәтебезнең зурысын җиткерәбез. Бу мәңгелек йортта барыбызныңда якыннары бар. Шуны онытмасак иде.

 

Слайд №50, №51, №52, №53

Соңгы елларда  авыл җирлекләренә дә зур игътибар бирелә башлавы бик сизелә.  Районыбыз авылларында берьюлы берничә федераль hәм республика программалары гамәлгә ашырылып килә. Торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары капиталь төзекләндерелә. Клублар, фельдшер-акушерлык hәм ветеринария пунктлары төзелә. Энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырыла. Каты өслекле hәм вак таш түшәлгән юллар салу активлашты. Су һәм газ челтәрләре төзелә.

 Социаль билгеләнештәге объектларны сафка бастыруда зур эшләр тормышка ашырыла.

Шул уңайдан безнең җирлектә дә 2018 нче елда Урам утларын төзекләндерү программасы нигезендә 320 метр озынлыкта үткәргеч сузылачак, 8 яктырткыч урнаштырылачак.Район бюджетыннан мәдәният йорты төзекләндерү һәм балалар бакчасынын түбәсен төзәтү планлаштырыла . 

Еллык эшемә нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: авылыбызның якты иләчәге өчен,  авылдашлар, депутатлар, оешма җитәкчеләре белән берлектә, программаларда катнашып, уңышлы  эшләргә hәм яшәргә язсын.

Хөрмәтле авылдашлар! Быел,  18 мартта, Россия президентын сайлаулары уздырылачак. Барыгызның да сайлауларда  актив катнашуыгызны сорыйбыз.

 

Слайд №54

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Дата последнего изменения: 03-06-2019
Закрыть
Сообщение об ошибке
Отправьте нам сообщение. Мы исправим ошибку в кратчайшие сроки.
Расположение ошибки: .

Текст ошибки:
Комментарий или отзыв о сайте:
Отправить captcha
Введите код: *